Киләсе елда Казан йөзү буенча Дөнья кубогының күчерелгән этабын кабул итәчәк
![Киләсе елда Казан йөзү буенча Дөнья кубогының күчерелгән этабын кабул итәчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/31aab1967882a8934a384af2a8834778f916f19f/store/fill/780/440/94c9fcbe449cf1a5b42d544ae07219fa3cc07c345f71635add790a07d259/66a2ef508bcbf1e1ce0406af%5B1%5D.jpg)
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). 2021 елның 28 октябреннән 30 октябренә кадәр Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы этабы узачак. Ярышлар календаре Халыкара йөзү федерациясенең рәсми сайтында урнаштырылган. «Быел турнирларны гамәлдән чыгару - көтелгән чара, әмма безнең спортчылар стартларсыз калмаячак һәм Казанда узачак Россия Кубогында чыгыш ясаячак. Киләсе елга килгәндә, дөньядагы хәл яхшырыр һәм киләсе елда ярышлар тулысынча узар дип өметләнәм», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников. Ярышлар 25 метрлы бассейнда узачак һәм Абу-Дабида узачак кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатына сайлап алу стартлары булачак.