Дәүләт Советы депутаты Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицеена югары бәя бирде
![Дәүләт Советы депутаты Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицеена югары бәя бирде](https://tatar-inform.tatar/attachments/10cec856b92415ac167f7706684c3e639a3018c4/store/fill/780/440/0c90a3c00743ffcc5075b529e771554c5d1e7ab1c4da74261d8f7a6b7cef/e66a3b16356d042bdd9bafa8edf9aa32.jpg)
(Әгерҗе, 17 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицеенда «Үсеш ноктасы» илкүләм программасы буенча кабинетларны реконструкцияләү төгәлләнде. Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев реконструкция эшләренә дә, лицейга да югары бәя бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә исәпләнгән. Заманча таләпләргә туры китереп технология, информатика кабинетлары төзекләндерелгән. Робототехника кабинетлары һәм шахмат зонасы булдырылган. Али Ибраһимов җитәкчелегендәге «МирСтрой» төзелеш предприятиесе хезмәткәрләре тиешле символиканы, атрибутиканы чагылдырган кабинетларны рәсмиләштерделәр. «Тиздән бирегә җиһазлар да кайтачак. Робототехника кабинетына берничә конструктор кабул иттек», — дип сөйләде лицей директоры Сергей Маркитонов.