Казанлыларны мәктәп ашханәләренә эшкә чакыралар
![Казанлыларны мәктәп ашханәләренә эшкә чакыралар](https://tatar-inform.tatar/attachments/f483654bbbc65a5aba56244abdc0e1bcd43ce54a/store/fill/780/440/13c9c181fd22b33b156ff8a5242b75f9f9e5a413301946f92370676e454d/KSF_3530.jpg)
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казан паркларында һәм скверларында вакансияләр ярминкәләре узачак, анда эш эзләүчеләргә мәктәп ашханәләрендә вакансияләр булуы турында сөйләячәкләр. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чаралар 28 августта узачак. «Ярминкәләрдә эш эзләүчеләр Казанның азык — төлек һәм социаль туклану департаментының кадрлар хезмәте һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашачак, кыйммәтле призлар уйнатуда катнаша алачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чара иртәнге сәгать унбердән көндезге сәгать бергә кадәр уза. Эш эзләүчеләр Академик Парин урамындагы скверда, шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы паркка әлеге чарага килә ала. Тагын бер ярминкә «Крылья Советов» паркында узачак.