КФУ беренче курс студентлары өчен 1 сентябрьдә тантаналы линейка үткәрмәячәк
![КФУ беренче курс студентлары өчен 1 сентябрьдә тантаналы линейка үткәрмәячәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/fb1e8f8eef487c881a640111427b88175352ac48/store/fill/780/440/7958cbd84c0153ff8e35f59228e43fafd07a6bfc333a309499a1bed45f3d/VVS_9993.jpg)
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университеты быел беренче курс студентлары өчен традицион тантаналы линейканы 1 сентябрьдә үткәрмәячәк. Бу хакта туры эфирда КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры Юлия Виноградова хәбәр итте.
«Һәрвакыт үткәрелеп килгән зур чараларны, ә соңгы елларда алар Универсиада авылы территориясендә узды, кызганыч, быел без уздыра алмыйбыз, чөнки бу массакүләм чаралар. Ә бездә беренче курс студентлары күп», - диде департамент директоры.
Шул ук вакытта Виноградова хәзерге вакытта студентлар өчен Белем көненә чаралар планы эшләнүен ышандырды. «Студентларга тәкъдим ителәчәк чаралар без аларны үткәрә алган мөмкинлекләрдән һәм шартлардан чыгып эшләнелә», - дип аңлатты ул.
Элегрәк «Татар-информ» Казан федераль университетына яңа уку елына өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелүен хәбәр иткән иде.