Татарстан Президентына кандидат Олег Коробченко Чирмешәндә партия офисын ачты
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда ТР Президентына кандидат Олег Коробченконың агитация кампаниясе башланды. Бу хакта «Татар-информ»га партиянең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Без сайлауларга республикада мөмкин кадәр күбрәк кеше лаеклы яши алсын өчен барабыз. Моны әкренләп, эчке икътисадка күчеп, яңа инвестицион проектлар, эш урыннары булдырып, бизнес үсешенә комачаулый торган административ киртәләрне алып тормышка ашырып була. Татарстанда импортны алыштыру бурычын хәл итәчәк һәм республика икътисады өчен алга китеш булачак „100 яңа завод“ программасын гамәлгә ашырырга тәкъдим итәбез», — дип кандидат сүзләрен китерделәр матбугат хезмәтендә.
Татарстан Республикасында «Үсеш партиясе»ннән төбәк Президентына кандидат Олег Коробченко сурәтләнгән реклама щитлары барлыкка килде, көзге сайлауларга агитация кампаниясе көчәя бара.
Республика башлыгын сайлаудан тыш, «Үсеш партиясе»ннән кандидатлар Казан шәһәре Думасында, Чаллы шәһәр Советында, Түбән Кама шәһәр Советында һәм башка советларда урыннар өчен көрәшәчәк. Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларда «Үсеш партиясе»ннән барлыгы 119 кандидат теркәлгән.
Шулай ук Олег Коробченко Чирмешәндә партия офисын ачты һәм Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән очрашты. Очрашуда Олег Коробченко «Үсеш партиясе» эшкуарларының Чаллы һәм Тукай районы хакимиятләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм дөнья дәрәҗәсендә төзелгән мототрасса һәм балалар мотоклубы турында сөйләде.
Олег Коробченкодан тыш, Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Владимир Сурчилов («ЛДПР»), Альмир Михеев («Гадел Россия») һәм Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») кандидат булып тора.