Татарстанга гриппка каршы 265 мең доза вакцина кайтарылды
![Татарстанга гриппка каршы 265 мең доза вакцина кайтарылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/a7cae5740858594579ddcf239586199985320c81/store/fill/780/440/f6204c690f9118166720bffeedcb568c2699a3639b3fc75f3c04363a008d/d6f3d4fa3f8da1989597f6dc.jpg)
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга гриппка каршы Россиянең үз вакцинасы кайтты. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Бүген 265 меңнән артык доза кайтарылды, аларның 159 мең 250е Совигрипп һәм Флю М — 106 мең 170 доза. Бу өлкәннәргә вакцинация уздыру өчен үзебезнең вакциналар», — диделәр ведомствода. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында препаратның якын көннәрдә медицина учреждениеләренә кайтарылачагын, ә вакцинация киләсе атнадан башланачагын әйттеләр. Вакцинаның беренче партиясе планда каралганның 15 процентына җитәчәк. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел көз Татарстанда 1 млн 700 мең өлкән яшьтәге һәм 600 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясага планлаштыралар.