Татарстан чит ил инвестицияләре күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керде
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче унлыкка керә алды. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина туры эфир вакытында сөйләде.
«Узган ел Татарстан беренче тапкыр җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме буенча Россиянең 12 субъекты арасына керде. Былтыр без 1,8 млрд доллар җәлеп итә алдык», - диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, соңгы ун елда республикада җәлеп ителгән инвестицияләр күләме ике тапкырдан артыграк булган.
Шәхси инвестицияләр Татарстан икътисадын ныгыта һәм республикага социаль программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, дип искәртте Миңнуллина.