Супералиса Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде
![Супералиса Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде](https://tatar-inform.tatar/attachments/b8c0adfe43b3abe5aed4241bf192522ad5164de7/store/fill/780/440/3208ead1aa3523500a6270c931fc8ab02054cdcf220545cfc52033e8aecd/KSF00158.jpg)
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җырчы Супералиса, ягъни, Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям Ибраһимова Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде. Бүген сезон ачылу тантанасында тугрылыклы тамашачыларга театр премьераларына вип-билет тапшырылды.
Бүген театр ачылу тантанасында театрның яңа сезонда көтелгән премьералары турында хәбәр ителде. Шунда ук әлеге премьерага чакырыласы кунаклар да билгеле булды.
Вип тамашачыларны театр артистлары Алсу Каюмова һәм Фәнис Җиһанша игълан итте. «Аларның тетар залында һәрвакыт утыра торган үз урыннары бар. Бүген пандемия булгач алар урыннарына билет сатылмаган. Бераз читтәрәк утырганнар», — диде Фәнис Җиһанша.
Алиса Хөсәенова белән Мәрьям Ибраһимова Камал театрының иң актив тамашачылары. Аларның театр залының беренче рәтендә спектакль карый торган яраткан урыннары бар.