Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» хәрәкәте базасының яңа мөмкинлекләрен бәяләде
![Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» хәрәкәте базасының яңа мөмкинлекләрен бәяләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/a613e4509e16abc70d4fd2f9bfd7eea955a70032/store/fill/780/440/b4a52568e589f6c8e04a82a4065f67610063f97a4bb62fad1a66fe2ef50e/view_6643059_4708210%5B1%5D.jpg)
(Лаеш районы, 21 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәләтле балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Анда 199 млн сумлык ремонт үткәрелгән.
Анда ТР Президенты «Сәләт» яшьләр оешмасы активы белән очрашты. Лагерь вожатыйлары белем бирү программалары һәм аларга бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов төрле телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә басым ясарга киңәш итте. Ул әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте . «Сәләт»кә килгәч, һәрвакыт энергия туплыйбыз. Сезнең һәркайсыгыз куелган максатка омтыла: кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер өчпочмак пешерә… Шуны әйтәсем килә: безнең киләчәк, гореф-гадәтләребезнең киләчәге, телебезнең киләчәгенә — сездә. Шулай ук актив булыгыз. Безнең республика чәчәк атсын. Сезнең белән бергә эшләячәкбез. Рәхмәт сезгә!» — дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.
Бүлеп бирелгән акчага лагерьда җиде торак корпус, ашханә һәм административ биналар ремонтланды. Лагерьның заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде, биредә газ үткәрделәр. Хәзер объект балаларны ел әйләнәсе кабул итә ала. Татарстан Президенты лагерьның яңа мөмкинлекләрен уңай бәяләде — ул республика һәм бөтенроссия олимпиадаларына әзерлек мәйданчыгы буларак та эшләячәк. Җәй эчендә «Йолдызлы»да бер меңгә якын бала ял итә алачак, бер ел эчендә — якынча 5 мең, дип сөйләде журналистларга Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
Яңартылган лагерь балаларны июль аенда ук, барлык кирәкле санитар нормаларны үтәп кабул итә башлады. Биредә барлыгы дүрт смена: «Сәләт — Раушан» (7-11 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль смена), «Сәләт-Гайрәт» (6-11 сыйныф укучылары өчен медиа юнәлеше буенча профильле смена), «Сәләт — Шәхес» иҗади смена һәм «Сәләт-Олимп» олимпиадага әзерлек профильле смена эшли.