Мөхәммәтшин: Covid-19 кризисына карамастан, укытучылар хезмәт хакын вакытында алачак
![Мөхәммәтшин: Covid-19 кризисына карамастан, укытучылар хезмәт хакын вакытында алачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/4c115646d8647f42339f0752ed523d271cec35a1/store/fill/780/440/8cab2c2e0ffea050352c1dec22c78b37b7a220266f247fed2d215ba5358c/print_345_6928%5B1%5D.jpg)
(Баулы, 21август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел педагогларга хезмәт хакларын түләү Covid-19 коронавирусы кризисы аркасында тоткарланмаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә белдерде.
«Бүген коронавирус белән бәйле проблемалар бар, кайбер производстволарны туктату проблемасы бар. Без беренче яртыеллыкта 40 млрд сумга якын тиешле акчаны алалмадык, әмма укытучыларның хезмәт хакы һәм түләүләренә бәйле бернинди проблема да булмас дип ышанабыз», — дип искәртте ул.
Август конференциясе вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика үсешенә өлеш керткән укытучыларга «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырды.
Балалар да бүләксез калмады. Быел Баулы районы тарихында беренче тапкыр өч игезәк бала беренче сыйныфка барачак. Аларга Фәрит Мөхәммәтшин канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшырды. «Без хәзер ныклап мәктәпкә җыенабыз. Өч малайны бер үк вакытта мәктәпкә бер үк төрле костюмнардан әзерләве кыен булып чыкты. Бу бүләкләр — безгә бик зур ярдәм», — диде өч игезәк бала әнисе Римма Шәфигуллина.
Быел Баулы районында барлыгы 390 бала беренче сыйныфка барачак. «Татарстан Республикасында мәктәпләрнең уку өчен техник базаны яхшы әзерләүләре мөһим. Сезнең районда бу эшләрнең ничек баруы күренә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул педагог кадрлар турында онытырга ярамый, дип өстәде. Кайбер районнарда әлегә кадәр укытучылар җитми. «Безнең үз кадрларыбызны әзерләү системасын республиканың педагогик югары уку йортларына укучыларны махсус юлламалар аша җибәреп җайга салырга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан.