Яшь егет йөрткән җиңел машина трассадан кукуруз кырына төшеп киткән
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Яшь егет идарә иткән җиңел машина трассадан кукуруз кырына төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан фотоларны шаһитлар җибәрде.
Бүген иртәнге сәгать бишенчеләрдә Татарстанның Алексеевск районында Казан — Оренбург трассасында Сахаровка авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. «КИА Сид» зур тизлек белән юлдан кукуруз кырына төшеп киткән, машина түбәсенә әйләнеп капланган.
Шаһитлар сүзләренә караганда, 20 яшьлек йөртүче авариядә зыян күрмәгән.