Онищенко киләсе уку елының төп куркынычын атады
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Киләсе уку елының төп куркынычы вирусның яңа штаммнары барлыкка килү сәбәпле, гриппның кабынуы. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко шул турыда белдерде. Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә. «Эпидемиологик вазгыять [Covid-19] иң интенсив урыннарда да уку елын 1 сентябрьдә башларга мөмкинлек бирә. <...> Без грипп белән авыручылар санының артуыннан күбрәк куркабыз, быел – өч яңа штамм була. Алар салкыннар башлану һәм температура түбәнәю белән үк циркуляцияләнәчәк», - диде илнең элекке баш санитар табибы. Онищенко сүзләренчә, профильле ведомстволар халыкның 70 процентын гриппка каршы вакциналаштырырга тиеш. Беренче чиратта сүз мәктәп укучылары, укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм пенсионерлар турында бара. Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация нәкъ менә укытучылардан башлана. Моңа кадәр вирусологлар киләсе уку елының төп куркынычын коронавирусның яңа дулкыны күтәрелүе ихтималын санады, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.