ТАССРның 100 еллыгына багышланган энциклопедик китаплар рус телендә дөнья күрде
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ТАССРның 100 еллыгына багышланган басмаларын рус телендә чыгарган. Бу хакта институт директоры Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләде. «Без, традицион рәвештә, басмаларыбызны башта рус телендә әзерлибез. Татар энциклопедиясе дә иң элек рус телендә дөнья күрде, аннан соң гына татарчага тәрҗемә ителде. Читать дальше...