Мөфти катнашында Түбән Кама мөхтәсибәтендә ике яңа мәчет ачылды
![Мөфти катнашында Түбән Кама мөхтәсибәтендә ике яңа мәчет ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/4e4ca7140ef0e99228f71de828af12f3ebd2c38c/store/fill/780/440/6b5e5fad991b1a082b7a0ab0fd30edaa9e2d7a68a51b3de0db9b0606f53e/Us_ka02%5B1%5D.jpg)
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мөхтәсибәтендә Ширәмәт һәм Үчкә авылларында берьюлы ике яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һ.б. катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет ачылышы тантанасында катнашучыларны һиҗри исәп буенча яңа ел башлану белән тәбрикләде. Ул мөхәррәм аеның фазыйләтләрен җиткереп, Гашүрә көне якынлашу турында искә төшерде. Әлеге истәлекле көн уңае белән җомга-шимбә яки шимбә-якшәмбе көннәрендә ураза тотарга киңәш итте. Үз чыгышында мөфти хәзрәт мәчетләр төзүнең әһәмияте хакында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Түбән Кама мөхтәсибәтендә бүген беренче булып Ширәмәт авылы мәчете ачылды. Моңа кадәр биредә мәчет булмаган. 2009 елда ширәмәтлеләр бергә җыелып мәчет төзү фикеренә киләләр һәм 2011 елда мәчет төзелешен башлап җибәрәләр. 2020 елга барлык төзелеш, әйләнә-тирәне ямьләндерү эшләрен тәмамлана, бар уңайлыклары булган тәһарәтханәсе дә булдырыла. Агач мәчет үзенә берьюлы 50-60 кешене сыйдыра ала.
Икенче мәчет Үчкә авылында ачылды. Ул шулай ук әлеге авылда беренче мәчет. Аны төзү эшләре 2018 елның июль аенда башлана. Мәчет барлык алдынгы технологияләрне кулланып, кирпечтән төзелә, цоколь каты да ясала. Намаз залына 60-70 кеше сыя. Биредә юыну, белем алу өчен бар мөмкинлекләр бар. Әлеге ике мәчет тә Түбән Кама районы халкының матди булышлыгы, иганәчеләрнең финанс ярдәме белән төзелде. Ширәмәт һәм Үчкә авылларында мәчет ачылганнан соң мөфти хәзрәт һәм кунаклар Борок авылы мәчетенә барып өйлә намазында катнашты.
Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 мәчет эшли.