Татарстан Президенты постына кандидат Олег Коробченко теледебатларда чыгыш ясады
![Татарстан Президенты постына кандидат Олег Коробченко теледебатларда чыгыш ясады](https://tatar-inform.tatar/attachments/01d1c549cace246a32ab733c26284e70c99add1c/store/fill/780/440/79d2de9d90a9eaba1cf13428931f5d569ad4cfa038659e255b84a23fec18/F777261F-2BC9-4B57-A428-49261C9BB783%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). ТР Президентына Кандидат Олег Коробченко телеканаллардагы дебатларда катнашты һәм сайлаучылар белән очрашу үткәрде. Бу хакта «Татар-информ»га партиянең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Олег Коробченко үз чыгышында «Үсеш партиясе» чимал булмаган икътисадны үстерү өчен чыгыш ясавын билгеләп үтте. 2019 елда Россия икътисадының чимал булмаган секторының тотрыклы үсешенең «Юл картасын» Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Документ Столыпин исемендәге икътисад үсеше институты, профильле министрлыклар, ведомстволар катнашында һәм Россия Президенты каршындагы бизнес-омбудсмен, «Үсеш партиясе» Бөтенроссия сәяси партиясе лидеры Борис Титов җитәкчелегендәге эш төркеме тарафыннан эшләнгән.
Шулай ук Коробченко Тукай районының Белоус авылында яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү, сыйфатлы су белән өзлексез тәэмин итү, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен зоналар булдыру, пляжларны төзекләндерү, көнкүреш хезмәтләре җыелмасы белән кибет ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Олег Коробченкодан тыш, Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Владимир Сурчилов («ЛДПР»), Альмир Михеев («Гадел Россия») һәм Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары») кандидатлар булып тора.