Марат Бариев шәхси сораулар буенча гражданнарны онлайн-кабул итү уздыра
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев гражданнарны онлайн-кабул итү үткәрәчәк.
Республика халкы белән дистанцион очрашу «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында узачак. Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Парламентарийга сорауларны Skype (priemnayaer116) һәм WhatsApp (8-987-205-00-63) мессенджерлары, шулай ук телефон аша бирергә мөмкин булачак.
8(843) 238-10-00 һәм 292-93-34 телефоннары аша алдан язылырга һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.