Татарстанга эссе һава торышы кайта
![Татарстанга эссе һава торышы кайта](https://tatar-inform.tatar/attachments/3792f2d3716f4a27526764e0f6cd81789cce880c/store/fill/780/440/c6c1a6ec1dfe9e98b4b9f23bfec61b3d33bede5e25fa331a29f8b59c4b36/VVS_4648%5B1%5D%5B1%5D%5B1%5D.jpg)
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстанда эссе һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, кайбер урыннарда томан төшәчәк. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр җылы була. Көндезге сәгатьләрдә һава +23, +28 градуска кадәр җылыначак.