Панкратов: Татарстан хаталарны танудан курыкмый
![Панкратов: Татарстан хаталарны танудан курыкмый](https://tatar-inform.tatar/attachments/34d173dadd800257e8f9e6ec278665d0d3722e16/store/fill/780/440/8297ab848ba63ad672a15638d6cf555d46e574b9999ec15c9de0d792b2bc/2A9153ED-D488-4DC1-A3BA-0C5D2B500942%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан һәрвакыт Россия субъектлары арасында алдынгы позицияләрдә тора, чөнки республикада үз хаталарын танудан курыкмыйлар. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов бизнес өлкәсенә коррупциягә каршы стандартларны кертү мәсьәләләре буенча семинар барышында әйтте. Семинар ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. «Татарстан һәрвакыт РФ субъектлары арасында беренче позицияләрдә тора, без инвестицион җәлеп итү, эшлекле климат буенча берничә тапкыр беренче урыннарны яуладык. Татарстан һәрвакыт үз хаталарын танудан һәм аларны төзәтүдән курыкмавы белән аерылып тора», — диде Алексей Панкратов. Ул искәрткәнчә, республикада эре предприятиеләр 2015 елдан комплаенслар кабул итә башлаган, алар законсыз килешүләргә кермәскә, законнарны үтәргә тиеш. «Әгәр Татарстан көндәшлеккә сәләтле булырга җыена икән, ә ул һәрвакыт көндәшлеккә сәләтле булырга омтыла, мондый чаралар рәвешендә тәҗрибә уртаклашу кирәк», — диде ул.