Татарстанда 1 сентябрьгә кадәр саф һавада тавыш бирү өчен участоклар билгеләнәчәк
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Мобиль сайлау участоклары өчен мәйданчыклар Татарстанда 2020 елның 1 сентябренә кадәр билгеләнәчәк һәм килештереләчәк. Карар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. «Карар проекты белән без территориаль сайлау комиссияләренә 1 сентябрьгә кадәр 11-12 сентябрь көннәрендә мондый формаларда тавыш бирүне үткәрү зарурлыгын исәпкә алырга, шулай ук йорт яны территорияләрендә һәм ерак торак пунктларда тавыш бирү датасын һәм вакытын билгеләргә кушабыз», — дип, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков карар проектын укыды. Тәкъдим Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары тарафыннан хупланды. Карар нигезендә шулай ук территориаль сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә участокларны ачу турындагы карарны сайлаучыларга җиткерү йөкләнде. Кабул ителгән карарга аңлатма биреп, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ачык һавадагы участокларның яхшы һава торышында гына эшләячәген билгеләп үтте. «Территориаль сайлау комиссияләренең мобиль участоклары адреслары һәм эш режимы белән барлык мәгълүматларны без Үзәк сайлау комиссиясе сайтында җыябыз һәм урнаштырабыз», — дип аңлатты Кондратьев. Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар, Алабуга районы буенча республика Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар, шулай ук муниципаль сайлаулар узачак.