Энциклопедия институты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыккан китапларны тәкъдим итәчәк
![Энциклопедия институты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыккан китапларны тәкъдим итәчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/9bd9cf229a38b1f4858b89bf956d0742f23cd07c/store/fill/780/440/4846aa2f288920dda9f0e59fd863b1d3275c9319767e1048dc5ec6f86d50/%D1%82%D0%B0%D1%81%D1%81%D1%80+%D0%BA%D0%B8%D1%82%D0%B0%D0%BF.jpg)
(25 август, Казан, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты чыгарган китапларга багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, «Заман» нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Лариса Айнетдинова катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша 7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru