Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның туган йорты быел төзекләндереләчәген әйтте
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында урнашкан туган нигезе төзекләндереләчәген белдерде. Бу турыда ул Яңа Татар зиратында узган Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел уңаеннан әдипне искә алу чарасында әйтте.
«Бүген иртән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән Туфан Миңнуллинның авылына керә торган юлны, йортның эчен һәм ишегалдын төзекләндерү турында киңәшеп алдык. Президент үзенең хәер-фатихасын бирде», — дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча район башлыклары белән очрашулар уздырган вакытта Марат Әхмәтовка Туфан Миңнуллинның туган йортына кереп чыгарга Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин тәкъдим иткән.
«Туфан абый яшьрәк чакта, авылга кайткач, күлгә карап хисләнеп утыра торган булган. Шул күлне торгызу турында да Президент белән сөйләшү булды. Кара көзгә кадәр әйткән эшләрне башкарып чыгарбыз дип ышандырам. Әлеге саваплы эшләр Туфан абыйга хәер-дога булсын иде», — дип белдерде Дәүләт Советы рәисе урынбасары.