Чаллыда йөк машинасы җиңел машинаны бәрдергән, йөртүче һәм пассажир - хастаханәдә
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Чаллыда йөк машинасы җиңел машинаны бәрдергән. Йөртүче һәм пассажир — хастаханәдә. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте бүген 14.00 сәгатьтә Минзәлә трактында 114/2 йорт каршында булган. «Мерседес» йөк машинасы «Фольксваген» автомобилен бәрдергән. Җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир имгәнгән. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгән һәм зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткән.