Мөхәммәтшин: Коммерцияле булмаган оешма сорауларга оператив җавап бирергә ярдәм итә
![Мөхәммәтшин: Коммерцияле булмаган оешма сорауларга оператив җавап бирергә ярдәм итә](https://tatar-inform.tatar/attachments/5b444195b57bb77ef11484cdf4d11b25a708d2a8/store/fill/780/440/9e827a82ce5447e7e013ed4f1da2fd75d8d140924412676cb8a48a82b7aa/P3230217.jpg)
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан «Бердәм Россия» партиясе иҗтимагый берләшмәләр белән актив эш алып баруы җәмгыятьнең сорауларына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Казанда узган республиканың коммерцияле булмаган партнерлык оешмалары һәм партия тарафдарлары белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Ул искә төшергәнчә, коммерцияле булмаган оешмалар заманча җәмгыять үсешендә зур роль уйный. Алар дәүләткә җирле дәрәҗәдә барлыкка килә торган проблемалар буенча оператив җавап бирергә ярдәм итә. «Бу очракны коронавирус пандемиясе белән бәйле хәл тагын бер кат раслады. Алгы планга нәкъ менә иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар чыга, алар йөрәк кушуы буенча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә алына», — диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм катнашучыларга актив гражданлык позициясен күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, коммерцияле булмаган оешманың проблемалар буенча төгәл һәм оператив реакциясе «Бердәм Россия»нең җәмгыятьне борчыган мәсьәләләрне ачыклау эшендә алыштыргысыз союздашлары итә. Коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек республика бердәмроссиялеләренә гади кешеләрнең сорауларына вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен республикада социаль һәм партия проектларын гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешма 35 миллион сумлык субсидия ала. Бу соңгы елларда республиканың коммерцияле булмаган оешмалары 656 проект тәкъдим итте, шуларның 225е гамәлгә ашырылган. Быел тагын 131 проект гамәлгә ашырылачак. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республиканың сентябрь сайлауларына актив әзерләнүен искәртте.