Быел «Печән базары» фестивалендә милли киемнән килгән кунакларга бүләк биреләчәк
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 29-30 августта Кабан күленең яңартылган яры буенда «Печән базары» фестивале узачак. Аның программасы белән « Интертат.татар » сайтында танышырга була. Фестивальгә милли киемнән киенеп килгән барлык кунакларны да бүләкләр көтә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальгә нигез салучы, оештыручыларның берсе Гөлназ Бәдретдин сөйләде. «Быел беренче тапкыр „Печән базары“ кысаларында „Милли кием көне“ узачак. 2013 елда беренче тапкыр „Печән базары“ фестивален оештырганда ук ул флешмоб буларак үткән иде. Бу идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. „Милли кием“ көне иммерсив театр рәвешендә була. Аның режиссеры — Камал театрының танылган режиссеры Айдар Җәббаров», — диде ул. Гөлназ Бәдретдин милли кием киеп килгән өчен бүләкләрне Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе әзерләгәнен әйтте. «30 августта шәһәргә бәйрәм төсен өстәр өчен, халык милли киемнәрдән йөрсен иде. Төрле илләрдә шундый гадәт бар, мәсәлән, милли кием көне вакытында бөтен телевидение алып баручылары эфирга милли киемнән чыга. Безнең дә шушы акцияне гадәткә кертеп җибәрәсебез килә», — ди нигез салучы. «Яр буенда узган гасыр башы Татар бистәсе яшәешен чагылдырган күренешләр уйнатылачак. Көн дәвамында кунаклар төрле мизгелләргә эләгеп, шушы чор мохитен тоя алачак. Әйтик, базар сәүдәгәре белән сөйләшеп алырга, яисә бистәдә яшәүчеләр белән бергә ТАССРның беренче картасын өйрәнергә мөмкин булачак», — диде ул. Гөлназ Бәдретдин «Милли кием»не яңа шәһәр традициясен булдыру максатыннан оештырылганын билгеләп үтте. «Узган елларны „Печән базары“нда маркет төп урынны ала иде, быел исә без асылыбызга кайтырга булдык. Иммерсив театр халык арасында милли киемнән киенгән актерлардан гыйбарәт. Гади кеше аны актер икәнлеген аңламаска мөмкин, ул сценарий буенча кешене узган гасыр чорына алып кереп китәчәк», — диде ул.