Татарстанда 30 градус эссе булачак
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар алмашынучан болытлы һава фаразлый. Явым-төшем булу ихтималы аз. Көньяк, көньяк-көнчыгыштан җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булырга мөмкин.