Татарстанда зур концертлар бию мәйданчыгыннан башка узачак
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда концертлар «бию» һәм «фан-зона» секторларыннан башка үткәреләчәк. Анда тамашачыларның утыру урыны юк, ә башкаручыны сәхнәгә якын килеп басып тыңлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бездә бүген дискотека, төнге клублар кебек күңел ачу чаралары тыелган. Ягъни бу өлештә әлегә рөхсәт юк, шуңа күрә ниндидер концерт узса, бу зона [бию зонасы] эшләмәячәк», — дип аңлатты спикер. Авдонина персонал битлек һәм перчаткадан булырга, температуралары үлчәнгән булырга тиешлеген әйтте. Күңел ачу чараларында заллар яртылаш кына тулган булырга тиеш. «Бүген концерт залы, кинотеатр, театр заллары ачык. Алар тамашачы белән 50 процент кына тулы булырга, тигез итеп утыртылырга, сеанслар арасында вакыт күбрәк булырга тиеш, чөнки җыештырып чыгарырга кирәк булачак. Алар ачылгач та вентиляцияне тикшерергә, дезинфекция үткәрергә тиеш», — диде Любовь Авдонина.