Биектау районында мәдәният йорты ачылды
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Биектау районы Олы Кавал авылында кичә 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды. Яңа объект «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» яза. Чара Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашында узды. Мәдәният йорты белән бергә янәшәдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл дә торгызылды. Аның ачылу тантанасы шулай ук кичә узды.