Россиянең коронавируска каршы вакцинасын 27 ил сатып алырга теләк белдергән
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Кайбер чит дәүләтләр Россия Хөкүмәтенә Россиядә җитештерелгән коронавируска каршы вакцинаны сатып алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова РФ Президенты Владимир Путинның киңәшмәсендә хәбәр итте. «РФ Тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген Россиянең коронавируска каршы вакцинасын 27 ил сатып алу турында теләк белдерде», — диде Голикова. Россия Президенты Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Анда мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге, инфекция таралуга каршы көрәш мәсьәләләре каралды.