Татарстан мөфтие джиу-джитсу Kazan-Open турнирының көмеш призеры булды
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу Kazan-Open республика турнирының көмеш призеры булды. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар һәм ветераннар арасында узды. Kazan-Open Татарстан Республикасының джиу-джитсу федерациясе тарафыннан оештырылды. Джиу-джитсу буенча Россия чемпионы, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры Дауд Адаев ярышларда хөрмәтле кунак булды.