Татарстан халкын Чехия, Венгрия һәм Палестина вәкилләре бәйрәм белән котлады
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Чехия, Венгрия һәм Палестина чит ил дәүләтләре вәкилләре татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Чехия вице-премьеры, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы башлыгы Карел Гавличек котлау телеграммасында аның илен һәм Россия төбәген күптәнге мөнәсәбәтләр һәм ныклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге бәйләгәнен искәртте. «Быел май аенда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулды. Сезне шушы истәлекле көнегез белән котлыйм. Татарстан Россия Федерациясенең иң уңышлы һәм актив үсә торган субъектларының берсе булды, ул гаять зур икътисади, сәнәгать, фәнни һәм табигый потенциалга ия», – диде ул. Чехия авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан Татарстан халкына нык сәламәтлек һәм чәчәк атучы киләчәк теләде. Чехиянең Россия Федерациясендәге илчесе Витезслав Пивонька: «Тиздән коронавирус эпидемиясе белән бәйле чикләүләр һәм катлаулы мизгелләр тәмамланыр һәм без уртак эшебезне һәм хезмәттәшлегебезне дәвам итәчәкбез», дип белдерде. Чехия Сәүдә-сәнәгать палатасының БДБ илләре буенча идарәсе рәисе Франтишек Масопуст аның иле өчен Татарстан Республикасы белән партнерлык мөнәсәбәтләренең әһәмиятен билгеләп үтте. «Республиканың икътисади һәм социаль иминлегенең ныклы нигезе аңа 2020 елда алга килгән кыенлыкларны лаеклы үтәргә, үрнәк булырга мөмкинлек бирә», - диде ул. Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто үзенең котлавында: «Сез Венгриянең тышкы мөнәсәбәтләрендә ышанычлы икътисади һәм сәүдә партнеры буларак мөһим роль уйныйсыз. Без Венгрия-Татарстан диалогын дәвам итәргә телибез», дип җиткерде. Венгрия дипломаты шулай ук Татарстанның төрле өлкәләрдәге казанышлары аны хаклы рәвештә «Россиянең әйдәп баручы регионнарының берсе» дип атарга мөмкинлек бирүенә игътибар итте. Палестина дәүләтеннән Казан Кремленә берничә телеграмма килгән. Ислам Бизнесы Халыкара ассоциациясе (МАИБ) вәкиле Алисиби Зыяд Татарстан хакимиятенә 2019 елның декабрендә Палестина делегациясенең Казанга беренче сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Хеврон провинциясе губернаторы ярдәмчесе Рафик Әл-Җабари, үз чиратында, дөньяда санитар-эпидемиология вазгыяте нормальләштерелгәннән соң, барлык эшлекле элемтәләрне тиз арада яңартуга өметен белдерде