Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарфоны күргәзмәсе була
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 августта, 12.00 сәгатьтә, Казандагы Кремль яр буенда «Минем Татарстан» фотомарафоны күргәзмәсе ачыла. Биредә профессиональ фотографлар һәм һәвәскәрләрнең Татарстанга багышланган эшләре куела. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Күргәзмәдә республиканың матурлыгын һәм гүзәл күренешләрен сурәтләгән йөздән артык эш була.
Керү бушлай.
Фотомарафонда 2 меңнән артык кеше катнаша. Аларның фотолары социаль челтәрләрдә #Прекрасный Татарстан, # Мой Татарстан хэштеглары белән чыга.