Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау планлаштырган 36 объектның 33ендә тәмамланган
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 41 муниципаль районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала) гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метр булган 1 066 йортны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. Бүген шул турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау планлаштырылган 36 объектның өчесендә тәмамланмаган.
87 балалар бакчасының 20сендә капиталь ремонт эшләре 9 муниципаль районда тәмамланмаган. Коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау барлык өч объектта да тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов башкарыла торган эшләрнең сыйфатын катгый контрольдә тотарга, шулай ук 1 сентябрьгә кадәр мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләрен төгәлләмәгән подрядчыларның эшен контрольгә алырга кушты.