Минтимер Шәймиев Казанда драма артистларын укыту мөмкинлеге булырга тиеш дип саный
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар артистларын республикада бюджет хисабына укыту өчен мөмкинлекләр булырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте. Минтимер Шәймиев Казан дәүләт мәдәният институтында драма артистларын түләүле генә әзерләп булу мөмкинлегенә борчылу белдерде. «Башта түләү юк иде. Соңгы берничә елда шушы хәл барлыкка килгән икән, юлларын табарга кирәк», — диде. Минтимер Шәймиев регионнардагы мәдәният институтларында драма артистларына бюджет урыннары бирелмәвен Мәскүдә уку йортлары булуына бәйләп аңлатулары турында әйтте. «Мин Фәрит Бикчәнтәев кебек остазларыбызның шунда укытуына шатланып йөри идем. Аларның анда укытуы зур нәрсә бит ул. Аларның фикере балаларга керүе театр өлкәсендә киләчәктә язмышыбызның хәл ителүе дигән сүз», — дип дәвам итте ул. «Яңа мәдәният министры белән дә киңәштем. Ул бик өметле тотынды. Җиңел вакыт түгел. Без Рөстәм Нургалиевич белән киңәшеп моның юлларын табарга тиешбез дип саныйм», — диде Минтимер Шәймиев. «Тормыш көрәш ул», дип нәтиҗә ясады Татарстанның Беренче Президенты.