Камал театры даими тамашачыларына ташлама вәгъдә итә
![Камал театры даими тамашачыларына ташлама вәгъдә итә](https://tatar-inform.tatar/attachments/e8a0281123ae8a4e5515859cf2f89d005aa46782/store/fill/780/440/cf1033d72a8405b42ec398e7f744413cf512794a0adb07eb4797b5bfc85f/AI3I5789.jpg)
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры тамашачылары өчен лояльлек программасы башлап җибәрә. Кассада бер чекта 500 сумлык билетлар алучыга 1 наклейка бирелә. Аны даими тамашачы картасына җыеп барырга кирәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Наклейкалар кассада түләгән очракта гына, гомуми суммадан чыгып бирелә. 6 наклейка җыегыз һәм даими клиент картасына ябыштырырга кирәк.
Наклейкалар 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр таратылачак. Тутырылган (6 наклейка) даими клиент картасы 500 сумлык ташлама алу хокукы бирә.
Ташламаны кассадан билет алганда кулланырга мөмкин. Ташлама белән билет бәясенең бер өлешен генә түләп була. Мәсәлән, 730 сумлык билет алсагыз — 230 сум гына өстәп түләргә туры киләчәк. Ташламаны 115 сезон дәвамында кулланырга мөмкин. Театр җитәкчелеге акция шартларын үзгәртү хокукына ия, диелә бу хәбәрдә.