Минзәлә театры 46 ел элек уйналган спектаклен яңадан куйды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә татар дәүләт театры Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган премьерасын чыгарды. Бу хакта спектакльнең режиссеры Дамир Сәмирханов хәбәр итә. Н.Анкиловның «Солдат хатыны» драмасы театрның сәнгать советы һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән. Коллектив әлеге спектакль белән авыл клубларына гастрольләргә дә чыга башлаган. Әлеге әсәрне Минзәлә театрында 1974 елда Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган булган. Ул «Мин — солдат хатыны» дип аталган. «Хәзер ул спектакльдә уйнаган артистларның берсе дә юк инде», — ди Дамир Сәмирханов. Дамир Сәмирханов үзенең җирле режиссерлар традициясен дәвам итеп, зур җаваплылык тоеп эшләвен ассызыклады. Ул театрның соңгы спектакльләрендә артистлар күренми башлавын искәртеп, үз алдына артистның дәрәҗәсен күтәрү максаты куеп эшләвен әйтте. Спектакльнең рәссамы — Казаннан Сергей Рябинин, композиторы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, пластика һәм хореография — Чулпан Аскарова (Уфа). Әлеге спектакль 9 майда чыгарылырга тиеш булган. Мәгълүм сәбәпләр аркасында ул кичектерелгән.