Арча районында сайлауга беренче булып килүчеләр истәлекле бүләк алды
![Арча районында сайлауга беренче булып килүчеләр истәлекле бүләк алды](https://tatar-inform.tatar/attachments/14ede4e54dba4ca64449a787a1e0d2a02fde7538/store/fill/780/440/80cc8ec61f5f9b948907848b6f715c669dff421d0247276fb068c070b023/%D0%B0%D1%80%D1%87%D0%B0-13-09-2020.jpg)
(Арча, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Гөлсинә Зәкиева). Татарстанның Арча районында бүген сайлау участогына беренче булып килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спорткомплекста урнашкан 943нче сайлау участогына иртәнге сәгать 8 тулу белән «Водоканал-Сервис» ширкәтендә механик булып эшләгән Наил Галиәхмәтов килде һәм бүләк алды, дип хәбәр итә arskmedia.ru . Участокка керүгә сайлаучыларның температурасын үлчиләр, битлек, пирчәткалар бирәләр һәм кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Комиссия әгъзалары саклану чарасы буларак махсус халатлар кигәннәр. «11-12 сентябрьдә безнең участокта сайлаучыларның 70 процентка якыны килде инде. Аеруча җомга көнне кеше күп булды. Ял көннәренә калдырасылары килмәде, күрәсең», — диде комиссия рәисе Венера Таджибаева. «Тормышларыбыз матур, зарланыр урыныбыз юк. Киләчәктә дә стабильлек һәм иң мөһиме тынычлык булсын», — диде Наил Галиәхмәтов бүләк өчен дә рәхмәт әйтеп.