Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 500 ләп шалтырату килгән
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 537 шалтырату килгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Ул бу шалтыратулар журналда теркәлеп барганын әйтте. «352 шалтырату гомуми мәгълүмати характерда. Кешеләр участокларын эзләп йөргән, прививкалар, транспорт, сайлау комиссияләренең эш сәгатьләре турында кызыксынган. Безгә киләчәктә кешеләргә участок комиссияләре эше турында тирәнрәк мәгълүмат җиткерү юлларын карарга кирәктер», — диде Кондратьев. Шалтыратуларның 132 се өйдә тавыш бирүгә кагылышлы, 54 мөрәҗәгать тавыш бирү буенча булган. «Үкенүләр, зарланулар да булды. Бу очракта нишлисен сорап шалтыратучылар да булды. Башка җирдә пропискасы булган һәм теркәлү урынын үзгәртергә онытучылар да шалтыратты. Һәр шалтырату буенча үз хисабыбызны җиткерербез дидек. Аларның һәркайсы өчен персональ җаваплылык бар», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.