Россиядә ясалган коронавируска каршы вакцина белән 50 ил кызыксынган
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гамалея исемендәге үзәктә һәм Россиянең туры инвестицияләр фонды эшләгән коронавируска каршы вакцинаны сату турында 50 ил белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта фондның башлыгы Кирилл Дмитриев Беренче каналдан әйтте, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Ул Россия әлегә препаратны чикле күләмдә генә җитештерә алуы турында әйтте. Шуңа да Россиянең туры инвестицияләр фонды хезмәттәшлек иткән илләр дә санаулы. «Без 50 ил белән эшлибез. Хәзерге вакытта шуларның 20се белән аеруча тыгыз элемтәдә торабыз», — диде ул.
Дмитриев Россиядә эшләнгән вакцинаның күп кенә илләрдә клиник сынаулар узуы турында да өстәп әйтте. Ул инде октябрь яки ноябрьдә үк регуляторлар тарафыннан хупланырга мөмкин. «Шуңа да без Россиядә эшләнгән вакцинага тиз арада ризалык белдергән һәм Россия белән партнерлык элемтәләренә йөз тоткан илләр белән эш итүне өстен күрәбез», — дип ачыклык кертте ул.
Россия дөньяда беренче булып COVID-19 вакцинасын теркәде. Бу атнада препаратның беренче партиясен әйләнешкә керткәннәр. Шулай ук клиник сынауларның өченче фазасы да башланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко әйтүенчә, 30 меңнән артык кеше вакцина ясатырга теләк белдергән. Аларны күзәтү өчен яңа формат, шул исәптән мобиль кушымта эшләнгән, ул пациент белән вакцинаны эшләүчеләр арасында элемтә урнаштыру мөмкинлеге бирә.
Россиядә һәм дөньяда COVID-19 белән бәйле вазгыять актуаль мәгълүматларны стопкоронавирус.рф. порталында табарга була.