Татарстанда яңгырлар көтелә
![Татарстанда яңгырлар көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/a27f3ecd1745ea47f639e7aee442c047a12440cd/store/fill/780/440/23a70343855d55ae20e8f627d85b293fbf25649e7b216bf356d3148ef9cb/AI3I3224%5B1%5D%5B1%5D%5B1%5D.jpg)
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 сентябрьдә, циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанга янә дымлы һәм болытлы һава торышы алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Вакыты белән җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.