Чирмешән районында 18 сәгатькә сайлаучыларның 93 проценты тавыш биргән
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән »). 18 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Чирмешән районында сайлаучыларның 93 проценты, ягъни 13 мең 452се сайлауларда тавыш биргән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Туймәт, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Котыш, Ульяновка, Чумачка сайлау участокларында әлеге күрсәткеч тагын да югары — 97 — 99 процент, диелә әлеге хәбәрдә.
«Сайлауларда тыныч, тәртипле уза. Саклык чараларны истә тотып эшлибез», — диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.