Буада яшәүче 100 яшьлек сугыш ветераны Рәүф Төхвәтуллин тавыш бирүдә катнашты
![Буада яшәүче 100 яшьлек сугыш ветераны Рәүф Төхвәтуллин тавыш бирүдә катнашты](https://tatar-inform.tatar/attachments/a0658d4932d382fe11ae9872e864dd562a61edc7/store/crop_and_fill/0/108/720/404/780/440/93b7e6ad2e8f2f148177b1b8e7ae9c9d820beff2dd41ab60932fa2f68bad/ca914ea28424069e5555119234b07b5f.jpg)
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Байрак »). Буа районында яшәүче сугыш ветераны, 100 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин медицина училищесы бинасында урнашкан 1184 номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Участокка орден-медальләр белән тулы хәрби формасын киеп килгән ул.
«Алдагы көндә дә илдә тынычлык булсын өчен сайлау ясадым. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм бит әле, танкист көне дә», — диде сугыш ветераны.
Көн саен хәрәкәттә булган, массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөнья хәлләре белән танышып барган сугыш ветераны һәркемгә киләчәккә ышаныч белән карауларын, оптимист булуларын тели.