Татарстан синоптиклары янә көчле җил турында кисәтә
(Казан, 15 сентябрь,«Татар-информ»). Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстан буенча урыны белән иртән, көндез һәм кичен яңадан көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрдан артмаячак.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда бу атнада җылылыкның 2 градуска калачагы хакында хәбәр иткән иде.