Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлыйлар
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бөтенроссия конкурсында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлап алачаклар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы да уза», – диделәр министрлыкта.
Быел конкурска Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты буенча 237 укытучы һәм Россиянең 12 төбәгеннән 23 педагог гариза биргән.
Конкурсның йомгаклау этабында республиканың 15 муниципалитетыннан иң яхшы 20 укытучы һәм федерациянең 12 субъектыннан 12 педагог ярыша. Җиңүчене 19 сентябрьдә Казанда игълан итәчәкләр.
24 гыйнвардан 12 февральгә кадәр узган конкурсның зона этабында Татарстанның барлык муниципалитетларыннан 50 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узуын хәбәр иткән иде, ул 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.