Хафиз Миргалимов: Без Рөстәм Миңнехановка альтернатива күрмибез
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов республика Президенты итеп Рөстәм Миңнеханов сайлануны хуплады. Ул республикада бу кандидатурага альтернатива булмавын әйтте. Бу хакта КПРФ партиясенең Татарстан Дәүләт Советында депутат фракциясе җитәкчесе республика парламенты президиумы утырышында сөйләде.
«Безнең партия Президент вазифасына үз кандидатын тәкъдим итмәде. Без Рөстәм Нургалиевичка альтернатива күрмибез. Ни өчен нервларны, вакытны, оештыру, финанс һәм башка мөмкинлекләрне сарыф итәргә? Минемчә, Рөстәм Нургалиевич биш елдан соң да эшләячәк», — диде коммунист.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә узачак. Аның өчен республика Президентын сайлауда 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, ягъни 83 проценттан артык. Сайлау 11-13 сентябрьдә узды.