Татарстан юлында йөк машинасына бәрелгән автомобиль йөртүчесе үлгән
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында бер йөк машинасы Чувашиядән килгән җиңел автомобильне бәрдергән. Аның йөртүчесе үлгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан — Малмыж юлында булган. «КАМАЗ» белән Чувашиядән килгән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән, җиңел машина яньчелгән.
«Тайота» автомобиле йөртүчесе шунда ук үлгән. Ашыгыч ярдәм килде, әмма ярдәм итә алмады», — диде шаһитлар.