Түбән Камада чүп җыю буенча үзенчәлекле йөгереш узган
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада бер сулык ярында студентлар һәм шәһәр укучылары уникаль акция үткәргән, алар чүп җыя-җыя йөгергән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Әлегә кадәр Түбән Камада мондый җыештыруны беркайчан да уздырмаганнар иде. Акция шунда ук халыкның игътибарын җәлеп иткән, күп кеше катнашырга теләк белдергән. Төрле уку йортларыннан җыелган волонтерларны командаларга бүленгәннәр. Алар йөгерешнең беренче ун минутында гына да йөз килограммнан артык чүп җыйган.
Түбән Каманың волонтерлык үзәге җитәкчесе Булат Әюпов бу чараның чисталыкны тәэмин итүен һәм спорт рухын үстерүен билгеләп үтте.
Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр шунда ук лидерлыкны алдылар. Дүрт кешедән торган команда иң күп балл җыйган, һәм иң яхшысы дип танылган. Балалар үзләре дә чиста табигатьтән дә яхшы бүләк булмавын таныдылар. Чарадан барысы 500 килограммнан артык чүп җыелган.
«Без боларның барысын да чистартабыз, эшкәртәбез, бу икътисади яктан да, кешеләр өчен яхшы», — ди Идел буе федераль округының Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы укучысы Юрий Прокопьев.