Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде. Бу хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Әгълиуллин Фәнил Әнвәр улын Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләргә», диелгән хәбәрдә. Фәнил Әгълиуллин республика ведомствосын 2019 елның сентябреннән җитәкли.