Әгерҗе ансамбле «Йолдызлык» фестиваленең финалында өченче урын алды
![Әгерҗе ансамбле «Йолдызлык» фестиваленең финалында өченче урын алды](https://tatar-inform.tatar/attachments/73423fa7a8de66372e0944c7d6ef078ccb1489d8/store/fill/780/440/43396e4c5066ad7b6a6493ed9cfb76af79226fdf9fafda84f820e3be033d/4b1817200d4c9702bf07b2ca42013d1e.jpg)
(Әгерҗе, 4 октябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Иж-Бубый «Хыял» ансамбле Казанда узган «Созвездие–Йолдызлык» фестивале финалында III урын алып, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быелгы фестиваль ТАССРның — 100, Бөек Җиңүнең — 75, «Созвездие–Йолдызлык» фестиваленең 20 еллыкларына багышланган. «Хыял» ансамбле Җиңүне чагылдырган «Ехал я из Берлина» һәм «Звезды континентов» эстрада биюләре белән март аенда Мөслимдә узган зона турында икенче урын яулый. Коллектив апрельдә Казанда финалда катнашырга тиеш була. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль кичектерелә. Бары дүрт айдан соң гына «Хыял» га Казан сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете елмая. «Бу, бер яктан, әзерләнү өчен шактый вакыт булды дигән сүз. Әмма, икенче яктан, көтү — иң авыр нәрсә ул. Дистанцион укуга күчкәч, биючеләр белән онлайн шөгыльләнергә туры килде. Башта үзем хәрәкәтләрне видеога төшереп аларга җибәрдем. Аннан балаларның һәрберсе өйдә өйрәнеп, кабатлап, видеоларны миңа юлладылар. Бу, әлбәттә, җиңел хезмәт булмады», — диде ансамбль җитәкчесе Рузана Исламова.