Казан бистәсендәге йортта янгыннан биш кеше урамга чыгып котылып калган
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан бистәсендә биш кеше (шуларның икесе - бала) янгыннан урамга чыгып котылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 17.27 сәгатьтә 112 бердәм номерына Тынычлык бистәсендәге Новосельская урамында урнашкан бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк биш кеше (шуларның икесе – бала) урамга чыгып өлгергән. Янгынны кичке җиденче яртылар тирәсендә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, янгын йортның бер өлешен һәм янәшәдә торган машинаны юк иткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.