Яңа Чишмә районында көнбагыш җыйганда комбайнга ут капкан
![Яңа Чишмә районында көнбагыш җыйганда комбайнга ут капкан](https://tatar-inform.tatar/attachments/06ab4993b5285c5751a43f54fd155629b01f2750/store/crop_and_fill/0/0/540/303/780/440/4b73d0b3b8881f7e53c55e6802c3541d548c311d4966e8344449ad0ede02/83E787FA-EF27-49B4-86B6-550A387EA6FF.jpeg)
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Яңа Чишмә районында көнбагыш җыю вакытында комбайн янган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Класс-Лексион» комбайны Ерыклы авылы янындагы кырда көнбагыш җыйган. Бер мизгелдә аның двигателе яна башлый. Теннәр һәм агрегатлар төзек булмау сәбәпле, янгын килеп чыга. Янгын сүндерүчеләр утны өч минут эчендә сүндергән. Комбайнның йөртүчесе зыян күрмәгән.